Соңгы вакытта хәләл кулланучыларда кош-кортны, терлекне кулдан һәм механик юл белән чалуга бәйле сораулар туа. Шәригать буенча аларның кайсысы дөрес? Бу мәсьәләгә Диния нәзарәте каршындагы “Хәләл” стандарт комитетының карашы нинди? Шушы сораулар белән без “Хәләл” стандарт комитетының экспертлар бүлеге җитәкчесе Фоат хәзрәт Мөхәммәтовка мөрәҗәгать иттек.
- Татарстан мөселманнары Диния нәзарәте каршындагы “Хәләл” стандарт комитеты кошларны һәм терлекләрне бары тик кулдан чалуны гына дөрес дип таба. Хәнәфи мәзһәбенә караган шәригать белгечләре фикере дә шундый: ислам кануннары нигезендә кош-корт, мал фәкать кулдан чалынырга тиеш. Шәригать таләпләренә караган берничә кагыйдәне искә төшерик:
- Чалучы бәлигълык яшенә җиткән, аек акыллы мөселман яки Китап әһеле (христиан, яһүд) булырга тиеш.
- Чалу үткен пычак яисә башка әйбер белән башкарыла.
- Чалучы чалыр алдыннан бисмиллә әйтә, ягъни Аллаһы Тәгаләнең исемен зекер итә. Бисмиллә һәр чалынучы малга әйтелә. Безгә бу хакта Изге Коръәннең “Әл-Әнгәм” (“Терлекләр”) сүрәсенең 119, 121, 138, “Әл-Маидә” (“Аш табыны”) сүрәсенең 4 аятьләре хәбәр итәләр. Бу уңайдан магнитофон язмаларын куллану ярамый. Әгәр чалучы мал чалганда “бисмиллә” әйтергә онытса, чалынган мал итен ашарга ярый. Әгәр инде белә торып әйтмәсә, чалынган итне ризыкка кулланырга ярамый.
Күрәбез: бу кагыйдәләрдә чалучыга ничек эш итәргә кирәклеге ачык күрсәтелә. Механик чалу вакытында исә бу кагыйдәләрне үтәп булмый. Механик пычак Аллаһы исемен зекер итә алмый. Автоматик пычак чалу вакытында инструмент функциясен генә үти ала.
Шул ук вакытта мал чалу шәригать буенча да, физиологик һәм психологик яктан да катлаулы процесс булып тора.
Тагын берничә мисал китерәбез:
- Терлек алдында пычакны яисә башка чалу инструментын үткерләргә ярамый.
- Малны үтми торган инструмент белән интектереп чалу тыела.
- Тиресен тунауга мал җан биргәч кенә тотынырга кирәк.
- Җаны чыкмыйча кошны кайнар суга салырга һәм йонын йолкырга ярамый.
Бу эшләр чалынучы мал яки кош җан биргәннән соң гына башкарыла.
Дөрес чалынганда йоткылык, тын юлы, кан тамырлары киселә. Чалу җитез бер хәрәкәт белән эшләнә, аны сузарга ярамый. Бу таләпләрне бернинди механизм үти алмый.
Әгәр чалу дөрес булса, мал шунда ук аңын югалта, авыртуны тоймый, ә каны тулысынча агып бетә. Әгәр дөрес чалынмаса, мал интегүгә дучар ителә, каны чыгып бетмичә тәнендә кала, ә бу итнең тиз бозылуына, микроблар үрчүгә китерә. Шуңа күрә безнең Комитет сертификатлары нигезендә эшләүчеләрдә фәкать кулдан чалу гына кулланыла. Комитет халәл ризык эшләп чыгаручы предприятиеләргә, шәхси эшмәкәрләргә бары тик кулдан чалынган хәләл ит белән генә эш итәргә тәкъдим итә.
Кайбер сертификат бирүче оешмалар механик чалуны да мөмкин дип саныйлар. Алар моны ничек дәлиллиләрдер – безгә билгеле түгел. Бәлкем, алар башка мәзһәбләр кагыйдәләре буенча эш итәләрдер? Сорау туа: хәләл җитештерүчеләрдән кемнәр механик чалуны куллана? Безгә әлегә бер җитештерүче билгеле. Ул – Белгород өлкәсенең “Приосколье” фабрикасы. Бу компаниянең дилерларына һәм сатып алучыларына шуны җиткерәсе килә: ошбу фабрикада җитештерелгән тавык ите, фарш, башка ризыклар безнең Комитет сертификаты буенча эшләүчеләр тарафыннан кулланылмый. форсаттан файдаланып, башка хәләл ризык җитештерүчеләрнең дә игътибарын моңа юнәлтәсе килә.
Хәләл продукциянең сертификаты булырга тиеш. Ул Мәскәү, Татарстан, Башкортостан Комитетлары тарафыннан бирелергә мөмкин. Этикеткасына мәчет рәсеме төшерелгәнне яки "мөселманча" дип язылганны хәләл дип кабул ителүчеләр бар, әмма һәр ризыкның сертификаты булырга тиеш. Җитештерүчеләр һәм эшмәкәрләр үз продукцияләрен хәләл маркасы астында чыгаралар икән, алар Кулланучыларны яклау Законының 10 маддәсе җаваплылыгында эш итәләр.
Продукциянең хәләллеген кем исбатлый ала? Әлбәттә, моңа хокукы булган органнар гына. Татарстанда мондый хокукка Диния нәзарәте каршындагы "Хәләл" стандарт комитеты ия.




