9 декабрьдә Азнакай районы администрациясендә район җитәкчелеге һәм “Хәләл” стандарт комитеты җитәкчесе Марат Низамовның очрашуы булды. Анда район башлыгы Марсель Шәйдуллин, район башлыгының социаль мәсьәләләр буенча урынбасары Дамир Гыйләҗев, мәгариф бүлеге Эльвира Зарипова, район имам-мөхтәсибе Азат хәзрәт Талибуллин, җирле эшмәкәрләр катнашты.
Җыелышта Марат Низамов “Хәләл” стандар комитетының эшчәнлеге, уку-укыту оешмаларын хәләл ризык белән тәэмин итү юнәлешендәге эшчәнлек хакында сөйләде.
“Без Казанның азык-төлек һәм социаль туклану департаменты белән уңышлы гына хезмәттәшлек итәбез. Алар 50 якын балалар бакчасын һәм мәктәпне сыйфатлы хәләл ризык белән тәэмин итә. Бу юнәлештә без сезнең белән дә эшләргә әзер”, - дип белдерде Комитет җитәкчесе.
Ике як бу юнәлештә хезмәттәшлекне балалар бакчасыннан башларга килеште. Бу тәҗрибә үзен уңай яктан күрсәткән очракта, хәләл ризык районның башка берничә башлангыч белем бирү учреждениясенә дә кертеләчәк.
Эшлекле сәфәр барышында Марат Низамов шулай ук “Азнакай икмәге” комбинатында да булды.





