ҮДН-ТР МДН рәисе урынбасары Рөстәм хәзрәт Хәйруллин: “Бүген кайбер мәгълүмат чаралары Чаллы шәһәрендә җинаять кылган 85 яшьлек пенсионер Мисбах Сәхабетдиновның Тукай районының Яңа Мусабай авылында хәзрәт, соңгы вакытларда анда мулла булып хезмәт итүе хакында мәгълүмат таратты. Әлеге мәгълүмат чынбарлыкка туры килми, Мисбах Сәхабетдинов беркайчан да имам, хәзрәт булып эшләмәде, дини йолаларны башкару өчен шәхадәтнамә алмады, бары тик мәхәллә кешесе генә.
Татарстан мөселманнары Диния нәзарәте һәм шәхсән үз исемемнән мәрхүм Андрей Железновның туганнарының, якыннарының кайгысын уртаклашам”



