Мөфти "Ярдәм" мәчетендә уздырылган Мәүлид бәйрәмендә катнашты

13 декабрь 2015 ел 14:36
Мөфти "Ярдәм" мәчетендә уздырылган Мәүлид бәйрәмендә катнашты

Бүген Казанның "Ярдәм" мәчетендә- уку-укыту-тернәкләндерү үзәгендә Мәүлид бәйрәме уздырылды. Рәбигүл әүвәл ае башлану уңаеннан уздырылган дини чарада Татарстан мөфтие Камил хәзрәт Сәмигуллин, мөфти урынбасары, "Ярдәм" мәчете имам-хатыйбы Илдар хәзрәт Баязитов, Казан имам-мөхтәсибе Мансур хәзрәт Җәләлетдинов, нәзарәтнең дәгъват бүлеге җитәкчесе Нияз хәзрәт Сабиров, Ислам кабул итүгә 1000 ел исемендәге мәдрәсә җитәкчесе Ильяс хәзрәт Җиһаншин, РИУ чакыруы буенча килгән Һиндстан ислам фәннәре мөгаллимнәре, Казан имамнары, мәхәллә кешеләре, үзәктә тернәкләнү үтүчеләр катнашты. 

Иң башта Коръән укылды һәм дога кылынды. Аннары Татарстан мөфтие Камил хәзрәт чарага җыелган халыкны рәбигүл әүвәл ае башлану белән котлады. "Әлеге айда сөекле Пәйгамбәребез салләллаһу галәйһи вәсәлләм дөньяга килгән, 40 елдан соң аңар Пәйгамбәр булырга язган. Мәүлид – сөекле Пәйгамбәребез Мөхәммәд  салләллаһу галәйһи вәсәлләмнең туган көне рабигүл әүвәл аеның 12 нче кичәсенә туры килә. Аллаһы Тәгалә Изге  китапны  Пәйгамбәребезгә иңдереп, аны олылаган һәм боерган: “Кешеләргә Аллаһның юмартлыгы вә рәхмәте илә иңдерелгән Коръән белән сөйлә һәм аларны Коръән белән гамәл кылырга өндә! Коръән иңдерелгән өчен һәм аның белән гамәл кылганнары, Аның рәхмәтләре өчен шатлансыннар!” ( “Юныс”сүрәсе, 58 аять). Бар галәмгә Аллаһның рәхмәте булып килгән Мөхәммәд Пәйгамбәр салләллаһу галәйһи вәсәлләмнең күркәм мәүлид кичәсендә   Коръән аятьләре укып, дин кардәшләребез белән бергә Пәйгамбәребезгә багышлап салаватлар әйтик", - диде мөфти.
Шулай ук мөфти хәзрәтләре Мөхәммәд Пәйгамбәр салләллаһу галәйһи вәсәлләмнең күркәм сыйфатлары хакында бәян итте.

"Ярдәм" тернәкләндерү үзәге шәкертләре салаватлар башкарды, Илдар хәзрәт, Нияз хәзрәт исә Мәүлид бәйрәменең мәгънәсен аңлаттылар, Пәйгамбәребезнең тормыш юлы хакында сөйләделәр. Аннары мөнәҗәтләр әйтелде.

Дин әһеле
1992 -1998 елларда
Дин әһеле
1998 - 2011 елларда
Дин әһеле
2011 – 2013 елларда
Дин әһеле
2013 елның 17 апрелендә сайланды

Намаз вакытлары

Иртәнге намаз
Кояш чыга
Өйлә намазы
Икенде намазы
Ахшам намазы
Ястү намазы
Яңалыклар архивы