Чистайның күп профильле көллиятендә психологик-педагогик үзәк белгечләре һәм дин әһелләре студентлар белән очрашу үткәрде.
“Әниләр” мәчете имам-хатыйбы Алмаз хазрат Сафиуллин “Гаилә кыйммәтләре” темасына багышланган лекция сөйләде. Яшьләргә гаилә кору мәсьәләсенә җитди карарга һәм алдан әзерлек чаралары күрергә киңәш итте. Очрашу барышында мөхтәсибәт вәкилләре студентларның төрле дини сорауларына да җавап бирде.




