Татарстан мөфтие Камил хәзрәт Сәмигуллин "Ярдәм" тернәкләндерү үзәгенә илле комплект Коръән тапшырды. Әлеге Изге Китаплар күзләре күрмәүчеләр өчен Брайль системасы нигезендә язылган. Коръәннең һәр нөсхәсе алты томнан тора.
Бүген нәзарәттә әлеге үзәкнең мөгаллиме Фәнис хәзрәт Мингәрәев булды. Фәнис хәзрәт "Ярдәм"дә үзе кебек үк күрмәүчеләргә компьютер гыйлемен өйрәтә. Татарстан мөфтие Камил хәзрәт Сәмигуллин яшь мөгаллим аша үзәктә белем алучы шәкертләр өчен Брайль системасы белән язылган Коръәннәр бүләк итте һәм гыйлем алуда уңышлар теләде.






