Рөстәм хәзрәт Хәйруллин Федераль суд приставлары хезмәтенең ТР буенча идарәсенә байрак тапшыру тантанасында катнашты

14 декабрь 2015 ел 14:18
Рөстәм хәзрәт Хәйруллин Федераль суд приставлары хезмәтенең ТР буенча идарәсенә байрак тапшыру тантанасында катнашты

Бүген Казанның Җиңү паркында Федераль суд приставлары хезмәтенең ТР буенча идарәсенә байрак тапшыру тантанасы узды. Бу чарада Татарстан Премьер-министры Илдар Халиков, Федераль суд приставлары хезмәте директоры – РФ баш суд приставы Артур Парфенчиков, Россия Федераль суд приставлары хезмәтенең ТР буенча идарәсе җитәкчесе – Татарстанның баш суд приставы Радик Ильясов, идарә хезмәткәрләре һәм ветераннар катнашты.

Чарада шулай ук Татарстан мөфтие урынбасары Рөстәм хәзрәт Хәйруллин катнашты.

Илдар Халиков ведомство хезмәткәрләрен котлап, суд приставлары бүген бик катлаулы һәм җаваплы эш башкаралар, дип ассызыклады. “Татарстанның суд приставларына 2013, 2015 елларда җиңел булмады. Сезнең җилкәләргә аеруча авырлык төште. Сезнең һәрберегезгә катлаулы, ләкин илебез һәм республикабыз өчен әһәмиятле һәм кирәкле хезмәт башкарганыгыз өчен рәхмәт белдерәм", - дип өстәде ТР Премьер-министры.

Артур Парфенчиков билгеләгәнчә, байрак – ул символ, дәүләт һәм халыкның погонлы кешегә ышанычы. Федераль суд приставлары хезмәте һәм Татарстан буенча идарәсе илебез һәм республикада хокук тәртипләрен ныгыту өчен, гражданнар иреген һәм конституция хокукларын яклау өчен күп эш башкардылар, дип ассызыклады ул.

Алга таба Федераль суд приставлары хезмәте директоры тантаналы рәвештә байракны җәеп җибәреп җыелган халыкка күрсәтте.

Тантана тәмамланганда ведомство бүләкләрен тапшырдылар һәм Мәңгелек утка чәчәкләр салдылар.

Сурәт - 1
Сурәт - 2
Сурәт - 3
Сурәт - 4
Дин әһеле
1992 -1998 елларда
Дин әһеле
1998 - 2011 елларда
Дин әһеле
2011 – 2013 елларда
Дин әһеле
2013 елның 17 апрелендә сайланды

Намаз вакытлары

Иртәнге намаз
Кояш чыга
Өйлә намазы
Икенде намазы
Ахшам намазы
Ястү намазы
Яңалыклар архивы