Бүген Россия ислам инстиутының актлар залында гарәп теле һәм ислам фәннәре буенча Бөтенроссия олимпиадасы җиңүчеләрен бүләкләделәр. Тантаналы чарада Татарстан мөфти Камил хәзрәт Сәмигуллин, мөфти урынбасары, РИИ ректоры Рафыйк Мөхәммәтшин, Казан шәһәре мөхтәсибе Мансур хәзрәт Җәләлетдинов, Казан (Идел буе) федераль университетының Халыкара мөнәсәбәтләр, тарих һәм Көнчыгышны өйрәнү институты директоры Рамил Хәйретдинов, Казан шәһәре мериясенең телләрне үстерү һәм җәмгыять оешмалары белән бәйләнеш булеге баш белгече Илгиз Сарманов катнашты.
Быел сигезенче тапкыр оештырылган олимпиадада Татарстан, Башкортстан, Дагстан, Чечня, Кабарда-Балкария, Карачай-Черкесия, Ингушетия, Мордовия республикаларыннан һәм башка төбәкләрдәге мөселман уку йортлары студентлары катнашты.
Алар “Ислам хокукы”, “Дин нигезләре” һәм “Гарәп теле” номинацияләрендә көч сынашты. Бу өлкәдә белемнәрен сынап карарга теләүчеләр тест формасында язма эш эшләде. “Гарәп теле” номинациясендә гарәпчә сөйләп күрсәтү, ә ислам фәннәре буенча катнашучыларга матур һәм дөрес итеп Коръән уку сәләтен күрсәтергә тиеш булды.
Камил хәзрәт үзенең чыгышында барлык шәкертләрне Рабигүл әүвәл ае белән котлады һәм файдалы гыйлем алырга өндәде.
“Әлеге мәҗлеснең һәр мөселман өчен үзенчәлекле булган Мәүлид аенда үткәрелүе икеләтә куанычлы. Бу айда без кешелек өчен соңгы Пәйгамбәр итеп җибәрелгән Мөхәммәд (с.г.в.) ешрак искә алырга, буш вакытыбызны аның тормыш юлын өйрәнүгә багышларга, холкыбызны, әхлагыбызны камилләштерергә юнәлтергә тиешбез. Барлык җиңүчеләрне котлыйм һәм уңышлар телим”, - дип әйтте мөфти хәзрәтләре.
Җиңүчеләргә, призерларга дипломнар һәм кыйммәтле бүләкләр тапшырылды.
“Дин нигезләре”
Сөләйманов Арби – Кунта-Хаджи исемендәге Россия ислам университеты
Мансуров Мөхәммәд – Дагестан ислам университеты
Гияев Сорбонхуча –Мәрьям Солтанова исемендәге ислам көллияте
«Гарәп теле»
Шаипов Наиль – Казан ислам университеты
ИсаевМөхәммәд – Дагыстан ислам университеты
Шәрабиддинов Шәрабиддин – Россия ислам институты
Цолоев Мөхәммәд – Ингушетия ислам университеты
«Ислам хокукы»
Гасанов Мурад – Дагыстан ислам университеты
Мурадов Асламбек – Кунта-Хаджи исемендәге Россия ислам университеты
Джандигов Джабраил – Ингушетия ислам университеты
Шуны да әйтергә кирәк, һәр номинациядә берешәр шәкерт РИИ ректоры призына ия була. Быел бу мактаулы урыннарга Татарстан мөлсеман уку йортларында белем алучы шәкертләр ия булды:
Ибраһим Дәүләтов – Яр Чаллының “Ак мәчет” мәдрәсәсе
Дилбәр Латыйпова – “Фәнис” мәдрәсәсе
Илнур Ямалиев – Казан ислам университеты




