Мәүлид ае уңаеннан “Азан” радиосы Пәйгамбәребез Мөхәммәдкә (салләллаһу галәйһиссәләм) багышланган бәйге игълан итте. Анда теләге булган һәр кеше катнаша ала. Бәйгегә шигырьләр, хикәяләр, аудиоязмалар һәм башка жанрларда иҗат ителгән эшләр кабул ителә. Иҗади материалларыгызны radioazan@mail.ru электрон почтасына “бәйге” тамгасы белән җибәрегез. Алар “Азан” радиосы сайтында, социаль челтәрләрдә урнаштырылачак. Җиңүчеләрне шулай ук радиотыңлаучылар билгели. Өч югары бәя алган эшләр авторлары истәлекле бүләкләр, аудиодисклар һәм “Хузур” нәшрият йорты китаплары белән бүләкләнәчәк.
“Азан” радиосы Мәүлид ае уңаеннан иҗади бәйге игълан итте
15 декабрь 2015 ел 16:43
Соңгы яңалыклар
БМО Генераль сәркатибе образлы рәвештә республика хакында уңай хис-кичерешләрен җиткерде: “Татарстан – “алтын өчпочмак”
25 октябрь 2024 ел 14:14
Мөфтинең халыкара мәсьәләләр буенча киңәшчесе «Дин һәм тынычлык» форумында катнашты
24 октябрь 2024 ел 15:52
Намаз вакытлары
Иртәнге намаз
Кояш чыга
Өйлә намазы
Икенде намазы
Ахшам намазы
Ястү намазы


