Мөфти Аксубай районында район җитәкчесе һәм имамнар белән очрашты

16 декабрь 2015 ел 10:56
Мөфти Аксубай районында район җитәкчесе һәм имамнар белән очрашты

Бүген Татарстан мөфтие Камил хәзрәт Сәмигуллин Аксубай районына эшлекле сәфәр кыла.

Мөфти сәфәре кысаларында район башлыгы Камил Гыйлманов белән очрашып, җирлектә алып барылган дини эшләр белән танышты. Мөхтәсибәт эшчәнлегенә кагылышлы мәсьәләләр хакында сөйләште. Моннан тыш мөфти имам-мөхтәсиб Равил хәзрәт Зөфәров, урынбасары Рөстәм хәзрәт Хәйруллин белән бергә район имамнары белән очрашты. Шулай ук бүген Аксубайда уздырылган Мәүлид бәйрәмендә катнашты.

Камил хәзрәт әлеге дини бәйрәм чарасында Мәүлид белән котлады, үзенең нәсихәтләрен җиткерде. Мөселманнарны бер-берсенә игътибарлы булырга, яшьләрне радикал карашлардан, агымнардан сакларга чакырды һәм тирән дини гыйлем алырга өндәде. Пәйгамбәребез салләлаһү гәләйһи вә сәлләмнең гамәлләре, тормыш юлы һәр мөселманга үрнәк булуы хакында аңлатты.

Бүгенге көндә Аксубай раонында 28 мәчет эшләп килә.

Сурәт - 1
Сурәт - 2
Сурәт - 3
Сурәт - 4
Дин әһеле
1992 -1998 елларда
Дин әһеле
1998 - 2011 елларда
Дин әһеле
2011 – 2013 елларда
Дин әһеле
2013 елның 17 апрелендә сайланды

Намаз вакытлары

Иртәнге намаз
Кояш чыга
Өйлә намазы
Икенде намазы
Ахшам намазы
Ястү намазы
Яңалыклар архивы