Бүген Татарстан мөфтие Камил хәзрәт Сәмигуллин республиканың Яңа Чишмә районы үзәк мәчетендә мөселманнар белән очрашты. Биредә җирлек имамнарының, мәхәллә халкының сорауларына җавап бирде, дини мәсьәләләр хакында аңлатты. Очрашуда шулай ук мөфти урынбасары Рөстәм хәзрәт Хәйруллин, имам-мөхтәсиб Илгиз Әшрәпов катнашты.
Очрашу ахырында мөфти имамнарга дини эшчәнлек алып барган өчен зурлап рәхмәт хатлары тапшырды.
Соңыннан мөфти район башлыгы Вячеслав Козлов белән хакимият бинасында җирлектәге дини вәзгыять, авыл имамнары хакында фикер алышты. Үзара хезмәттәшлек итү турында сөйләште.






