21 декабрьдә Татарстан мөселманнары Диния нәзарәте “Интернет аша яшьләр арасында радикал карашлар таралу” темасына түгәрәк өстәл уздыра. Чарада нәзарәт, төрле министрлык вәкилләре, төрле диндәге актив яшьләр һәм башкалар катнашуы көтелә.
Әлеге фикер алышу интернет челтәрдә төрде радикал карашлар таралуга каршы тору һәм профилактика чараларын барлау максатыннан үткәрелә.
Түгәрәк өстәлне үткәрү урыны: Россия ислам институты, конференцияләр залы.
Катнашучыларны теркәү: сәг.13.30
Башлану вакыты: сәг 13.30
Массакүләм мәгълүмат чараларын әлеге чарада катнашырга чакырабыз.
Элемтә өчен: 8 (843) 264-60-38, info@dumrt.ru




