Бүген Татарстан мөфтие Камил хәзрәт Сәмигуллин Минзәлә районы башлыгы Айдар Сәлахов белән очрашты һәм төзекләндерелгән тарихи мәчеттә булды. Биредә район башлыгы һәм имам-мөхтәсиб Җәүдәт хәзрәт Харрасов мөфтине мәчет тарихы, башкарылган төзекләндерү эшләре белән таныштырдылар.
Минзәлә Җәмигъ мәчете 1910 елда салынган, Ике катлы, буйга сузылган, бер манаралы, милли-романтик рухтагы кирпеч эклектикасы стилендә салынган бина. «Манарасы түбәдә урнашкан мәчетләр» төркеменә карый. Бина бизәлешендә татар архитектурасы элементлары, көнчыгыш мотивлары файдаланылган. Әлеге тарихи бина республика архитектура һәйкәле санала. Совет заманында мәчет бинасы китапханә өчен файдаланыла. Туксанынчы еллар башында биредә намаз укырга рөхсәт ителә. 1993 елда исә манарасы төзелә һәм ай куела.
Мәчет белән танышкач мөфти биредә мәчеткә йөрүчеләр белән өйлә намазын укыды. Намаздан соң мәхәллә кешеләренең, имамнарның сорауларына җавап бирде, аларның киҗәш-тәкъдимнәрен тыңлады.



