Бүген Татарстан мөфтие Камил хәзрәт Сәмигуллин республиканың берничә районына эшлекле сәфәр кыла. Мөфти хәзрәт Мөслим районында да булды.
Әлеге районда барлыгы 26 мәчет эшләп килә. 29 имам дини эшчәнлек алып бара. Бүген алар Татарстан мөфтие Камил хәзрәт, аның урынбасары Рөстәм хәзрәт Хәйруллин, имам-мөхтәсиб Мөнир хәзрәт Борһанов катнашында үзәк мәчеттә үткәрелгән җыелышта катнаштылар
Шулай ук нәзарәт вәкилләре район җитәкчесе Рамил Муллин белән бергә Мөслимдә яңа мәчет төзелешендә булдылар. Әлеге мәчет Мөслимдә өченче иман йорты булачак.




