16 декабрьдә Ислам динен кабул итүгә 1000 ел исемендәге мәдрәсәдә шәкертләр арасында Изге Корьәнне дөрес уку буенча уздырылган конкурска йомгак ясадылар.
Әлеге чарада шәкертләрне мөфти исеменнән нәзарәтнең фән һәм уку-укыту бүлеге җитәкчесе Айдар хәзрәт Карибуллин сәламләде. Мәдрәсә җитәкчесе Ильяс хәзрәт Җиһаншин шәкертләргә укуларында уңышлар теләде, гыйлемнәрен ныгытырга чакырды.
Конкурста катнашучыларга истәлек бүләкләре тапшырылды.



