Кичә Татарстан мөфтие Камил хәзрәт Сәмигуллин Азнакай районында булды. Мөфти хәзрәтләре үзенең урынбасары Рөстәм хәзрәт Хәйруллин һәм Азнакай районы имам-мөхтәсибе Азат хәзрәт Талибуллин белән бергә администрациядә районы башлыгы Марсель Шайдуллин белән очрашты. Алар дин торышы, мәхәлләр эшчәнлеге, мөхтәсибәтнең хакимият белән хезмәттәшлеге хакында сөйләште.
Сәфәр кысаларында Камил хәзрәт район җитәкчелеге белән бергә мәдәният йортында Мәүлид ае уңаеннан оештырылган бәйрәмдә катнашты. Мөфти азнакайлыларны Рабигүл әүвәл ае белән котлады һәм әлеге айның фазыйләтләре турында җиткерде.
Бу көнне сәхнәдә Пәйгамбәребез Мөхәммәд Мостафа салләллаһу галәйһи вәсәлламны олылаган һәм аңа хөрмәт белдергән сүзләр аңгырады, салавтлар әйтелде, мөнәҗәтләр укылды. Күркәм чарада “Шамил” мәчетенең имам–хатыйбы Мәхмүт хәзрәт Шәрәфетдин, җырчы Булат Җиһаншин, шагыйрә Лилия Сәләхетдинова катнашты. Чара кысаларында район имам-мөхтәсибе Азат хәзрәт Талибуллин сөекле рәсүлебезгә багышланган иҗади бәйге җиңүчеләрен игълан итте һәм бүләкләр тапшырды.




