Мөфти КФУда студентлар өчен уздырылган сөйләшүдә катнашты

19 декабрь 2015 ел 17:38
Мөфти КФУда студентлар өчен уздырылган сөйләшүдә катнашты

Бүген, 19 декабрьдә, КФУда дәүләт эшлеклеләре һәм дин әһелләре студенталар белән очрашты. Очрашуда дин әһелләреннән Татарстан мөфтие Камил хәзрәт Сәмигуллин, Казан һәм Татарстан митрополиты Феофан атакай катнашты.

Рәсми затлардан Татарстан Президенты аппараты җитәкчесе урынбасары - Эчке сәясәт мәсьәләләре буенча департамент җитәкчесе Александр Терентьев, Дәүләт Советы рәисе урынбасары, Татарстан Журналистлар берлеге җитәкчесе Римма Ратникова, КФУ ректоры Илшат Гафуров, “Яңа гасыр” телерадиокомпаниясе генераль директоры Илшат Әминов һәм башкалар килгән иде.

Дин әһелләре һәм җитәкчеләр, журналистлар яшьләр белән Л.Толстой исемендәге Филология һәм мәдәниятара багланышлар институты актлар залында “Яшьләрнең рухи-әхлакый культурасы һәм Россия җәмәгатьчелегенең традицион кыйммәтләре” дигән темага фикер алышты.  

Сөйләшүlo бүгенге вәзгыятькә дини яктан, дәүләт җитәкчеләре һәм җәмәгатьчелек фикерен туплаучы, шул ук вакытта мәгълүмат таратучы массакүләм мәгълүмат чаралары әһелләре күзлегеннән чыгып бәя бирелде. Аннары белгечләр студентларның һәм КФУ мөгаллимнәренең сорауларына җавап бирделәр.

Татарстан мөфтие Камил хәзрәт үзенең сүзен танылган татар дин галиме Ризаэтдин Фәхретдиновның сүзләрен искә төшерүдән башлады. “Динсез тәрбия булмый” дигән безнең танылган дин галиме Ризаэтдин Фәхретдинов. Җәмгыятьтә бик күп мәсьәләләр тәрбиядән килә”, - диде ул. Аннары чит илләрдә күзәтелгән хәлләрне аңлатып узды. Бу уңайдан риваятьләрнең күптән инде кисәтүен искә төшерде. “Нүәйм ибн Хаммадның «Әл-Фитан» китабында Али ибн Абу Талибтан (аңар Аллаһының рәхмәте булсын) килгән хәдистә болай язылган: «Кара флаглар күрсәгез, җиргә иелегез һәм кымшанмагыз, ягъни иярмәгез. Зәгыйфь кешеләр килер, аларның йөрәкләре тимер төсле каты булыр. Һәм үзләре уйлап тапкан дәүләтләре булыр. Вәгъдәләрендә тормаслар, килешүләрне үтәмәсләр. Алар үзләрен хаклы дип әйтерләр, әмма дөреслектән ерак торырлар. Бер-берсенә шәһәр атамаларын кушамат итеп тагарлар. Чәчләре  хатын-кызларныкы төсле озын булыр. Аннары бер-берсе белән талаша башларлар. Менә шул чакта Аллаһ, кемнәргә тели – шуларга хакыйкатьне юллар». Бу кешеләр исламнан ерак. Андыйларның дине була да алмый”, - диде. Һәм яшьләрне ялган дини карашларга иярмәскә, адашмаска чакырды. 

Сурәт - 1
Сурәт - 2
Сурәт - 3
Сурәт - 4
Сурәт - 5
Сурәт - 6
Дин әһеле
1992 -1998 елларда
Дин әһеле
1998 - 2011 елларда
Дин әһеле
2011 – 2013 елларда
Дин әһеле
2013 елның 17 апрелендә сайланды

Намаз вакытлары

Иртәнге намаз
Кояш чыга
Өйлә намазы
Икенде намазы
Ахшам намазы
Ястү намазы
Яңалыклар архивы