Мөфти Яшел Үзән мөхтәсибәтендә булды

20 декабрь 2015 ел 18:24
Мөфти Яшел Үзән мөхтәсибәтендә булды

Бүген Татарстан мөфтие Камил хәзрәт Сәмигуллин Яшел Үзән мөхтәсибәтенә эшлекле сәфәр кылды. Сәфәре кысаларында ул район башлыгы Александр Тыгин белән очрашты һәм мәдәният йортында  Мәүлидкә багышлап  оештырылган бәйрәмдә катнашты. Шулай ук урынбасары Рөстәм хәзрәт Хәйруллин, Яшел Үзән имам-мөхтәсибе Габделхәмид хәзрәт Зиннәтуллин һәм башкалар белән районның "Тынычлык" һәм "Нур" мәчетләрендә булды.

Мөфти Камил хәзрәт район җитәкчесе белән җирлектә алып барылган дини эшләр һәм вәзгыять хакында сөйләште. Моннан тыш Республика ифтарын уздыруга өлеш керткәне һәм мөселманнарга карата яхшы мөнәсәбәте өчен Александр Василий улына рәхмәтен белдерде.

Мәүлид бәйрәменә җыелган халыкны Татарстан мөселманнары Диния нәзарәте һәм шәхсән үз исеменнән мөселманнар өчен бик тә кадерле булган бәйрәм белән котлады. «Аллаһы Субхәәнәһү вә Тәгаләнең фазыйләтләренә, рәхмәтләренә шатланырга кирәк. Безгә бирелгән иң олы бүләк һәм рәхмәт – Пәйгәмбәребезнең бу дөньяга җибәрелүе. Без шул рәхмәткә шатланабыз. Мәүлид кичәсендә догалар уку, тыңлау, дини мәҗлесләр корып салаватлар әйтү, хәер-догалар өләшү – Бөек Раббыбыз һәм Аның Рәсүленә карата ихласлыгыбызны күрсәтә», - диде  Татарстан Республикасы мөфтие Камил хәзрәт Самигуллин.

Бәйрәмдә имам-мөхтәсиб  Габделхәмид хәзрәт тә вәгазь сөйләп Ислам кыйммәтләрен җиткерде. Мәүлидкә багышлап оештырылган бәйрәм чарасы Коръәннән аять-сүрәләр уку, Пәйгамбәребез салләллаһу галәйһиссәләмгә салаватлар әйтү, мөнәҗәтләр уку белән үрелеп барды.

Сурәт - 1
Сурәт - 2
Сурәт - 3
Сурәт - 4
Сурәт - 5
Сурәт - 6
Сурәт - 7
Сурәт - 8
Сурәт - 9
Дин әһеле
1992 -1998 елларда
Дин әһеле
1998 - 2011 елларда
Дин әһеле
2011 – 2013 елларда
Дин әһеле
2013 елның 17 апрелендә сайланды

Намаз вакытлары

Иртәнге намаз
Кояш чыга
Өйлә намазы
Икенде намазы
Ахшам намазы
Ястү намазы
Яңалыклар архивы