Болгарда өченче мәртәбә Мәүлид бәйрәме уздырыла

21 декабрь 2015 ел 10:08
Болгарда өченче мәртәбә Мәүлид бәйрәме уздырыла

Пресс-релиз

Болгарда уздырылучы Мөхәммәд Пәйгамбәр  салләлаһү гәләйһи вә сәлләмнең туган көненә  багышланган Мәүлид бәйрәме

Уздыру вакыты: 23 декабрь, 2015

Урыны: Болгар, Ак мәчет

Башлану вакыты:  сәгать 11.00

Регистрация: 10.30

2015 елның 23 декабрендә Татарстан мөселманнары Диния нәзарәте  Болгардагы “Ак мәчет” тә Мәүлид ән-Нәбигә багышланган бәйрәм чарасы уздыра. Чарада Россиянең төрле төбәк мөфтиләре, дин әһелләре, җәмәгать эшлеклеләре, рәсми затлар катнашачак.

Болгарда өченче мәртәбә үткәрелүче Мөхәммәд Пәйгамбәр  салләлаһү гәләйһи вә сәлләмнең туган көненә  багышланган Мәүлид бәйрәмендә  рәсми затларның һәм дин әһелләренең чыгыш ясаулары каралган. Коръән, “Мәүлидүн-нәби” касыйдәсен уку, Пәйгамбәребезне олылаган салаватлар әйтү көтелә. 

2015 елның 12 декабрендә мөселман календаре буенча өченче ай – рәбигыләүвәл ае башланды. Сөекле Пәйгамбәребезнең туган көне рәбигыләүвәл аеның 12 нче көненә туры килә. Рабигыләүвәл аенда мәчетләрдә Пәйгамбәребез турында вәгазьләр укыла, мөселманнар өйләрендә мәҗлесләр үткәрәләр, мохтаҗларга ярдәм итәләр, сәдакалар өләшәләр. "Мәүлид" сүзе гарәпчәдән  "туу" дигәнне аңлата.  

Мәгълүмат чараларын аккредитация узарга чакырабыз.

ТР МДН Матбугат хезмәте:  info@dumrt.ru,  8 (843) 264-60-38

Дин әһеле
1992 -1998 елларда
Дин әһеле
1998 - 2011 елларда
Дин әһеле
2011 – 2013 елларда
Дин әһеле
2013 елның 17 апрелендә сайланды

Намаз вакытлары

Иртәнге намаз
Кояш чыга
Өйлә намазы
Икенде намазы
Ахшам намазы
Ястү намазы
Яңалыклар архивы