Чистай мөселман яшьләре берлеге активистлары чираттагы очрашуны Гаделша авылында уздырдылар.
Гадәттәгечә, мәдәният йорты фойесында төрле тематик өстәлләр оештырылган иде: төрле ысуллар белән яулык бәйләү, хна белән рәсем төшерү, гарәп каллиграфиясе буенча мастер-класслар. Теләүчеләр намаз уку буенча сораулар бирде, шамаилләр һәм Чистай шәһәренең иң борынгы мәчетенең фоторәсемнәре урнаштырылган күргәзмә белән танышты, мөселман ярминкәсендә катнашты.
Чара Коръән уку белән башланып китте. Алмаз хәзрәт Сафиуллин сүрәләр укыды, ә Мөхәммәд хәзрәт Кыямов дога кылды.
Мөселман яшьләре берлеге эшчәнлеге белән таныштыру өчен ролик, шулай ук православие яшьләре белән берлектә төшерелгән кыска фильм да күрсәтелде. Берлек эшчәнлеге турында аның җитәкчес Газиз Фәйзетдинов тәфсилләп сөйләде. Аннан соң авыл халкы белән аралашу булды.
Берлек активистлары чара яшьләрне радикаль агымнардан, террористик оешмалар тәэсиреннән кисәтү нияте белән оештырылуын билгеләде. Бу нисбәттән дини белем алырга, төрле шикле кешеләр белән интернет аша танышмаска өндәделәр.







