Көньяк-көнчыгыш төбәге казыяте Башкортстанның Туймазы мөхтәсибәте белән берлектә республикара Коръән уку конкурсын уздырды.
Конкурс башланганчы казый Марат хәзрәт Мәрданшин чарада катнашучыларны мөфти Камил хәзрәт Сәмигуллин һәм шәхсән үз исеменнән Мәүлид бәйрәме белән котлады һәм уңышлар теләде.
Конкурс өч номинациядә узды:
Изге Коръәннең бер җүздән артык өлешен уку;
бер җүзгә кадәр;
10 сүрәгә кадәр.
Әлеге бәйгедә “Фәнис” мәдрәсәсе шәкертләре зур үрнәк күрсәттеләр. Беренче номинациядә мәдрәсә шәкерте Мөнирә Әкбәрханова җиңү яулады, өченче урынны Илмира Исхакова алды. Мөнирә шулай ук Коръәнне иң матур укучы булып табылды.
Икенче номинациядә беренче урынны Мәгъфирәт Сәибова алды, икенче номинациядә Әлфия Морзаханова җиңде, икенче урында – Мәүләкәт Мирзосаидова.
Моннан тыш бер җүзгә кадәр укучылар арасында мәдрәсә шәкерте Беловецкий Игорь икенче урынга чыкты.
Ә мәчет каршын оештырылган курсларда гыйлем алучы Урыссу кызы Самирә Мәрданшина иң яшь катнашучы буларак бүләкләнде.




