Бүген Казанның Ислам динен кабул итүгә 1000 ел исемендәге Казан югары мөселман мәдрәсәсендә Мәүлид ән-Нәбигә багышланган бәйрәм чарасы булды. Анда Татарстан мөфтие Камил хәзрәт Сәмигуллин, мөфти урынбасары Рөстәм хәзрәт Хәйруллин һәм башка кунаклар катнашты.
Бәйрәм ачык дәрес формасында үтте. Мәдрәсәс шәкертләре чакырылган кунаклар каршында татарча мөнәҗәтләр һәм салаватлар башкаруның төрле ысулларын күрсәтте.
Үзенең сәламләү сүзендә мөфти Камил хәзрәт Сәмигуллин шәкертләргә салават әйтүнең кайбер нечкәлекләрен ачты, әлеге гамәлнең Аллаһ каршында аерчу зур савапка ия булуы турында да әйтте.
“Сөекле Пәйгамбәребез Мөхәммәд салләллаһу галәйһи вәсәлләм кыямәт көнендә салават һәм сәламнар әйтүчеләр янәшәсендә булырмын дип әйтеп калдырган. Әлеге гамәлләребез белән без Аллаһ Тәгаләгә биргән нигъмәтләре, Пәйгамбәребез өчен рәхмәтебезне белдерәбез”, - дип әйтте мөфти хәзрәтләре.
Шуннан соң Дагыстан кунакларының чыгышы булды. Мөхәммәд Шәфи һәм Яхья Юсупов гарәп телендә нәшидләр башкарып мастер-класс күрсәтте.
Мәдрәсә җитәкчесе Ильяс хәзрәт Җиһаншин да шәкертләренә һәрдаим блемгә омтылырга, күркәм гамәлләр кылырга өндәде.




