Бүген төзекләндерүдән соң Россия Федерациясенең мәдәни мирас корылмасы һәм татар архитектурасы үрнәге булган Галиев мәчетен ачу тантанасы булды. Яңартылган мәчет ачылышында Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов, Татарстан мөфтие Камил хәзрәт Сәмигуллин, аның урынбасарлары, Казан һәм республика имамнары катнашты.
Камил хәзрәт Президенты ел буе мәчеттә алып барылган эшләр белән якыннан таныштырды.
“Бу мәчетнең тарихы зур, үзенчәлекле. Галиев мәчете ике гасыр дәвамында Казан мөселманнарының рухи үзәге булып торган. Барыгызны да шушы шатлыклы һәм сөенечле вакыйга белән котлыйм. Халкыбызга алга таба да Галиев мәчетенең яхшы йогынтысын, файдасын күрергә язсын”, - дип әйтте Рөстәм Миңнеханов һәм якын арада Галиев йортын төзекләндерү эшләре тәмамланачагын хәбәр итте.
Татарстан мөфти Камил хәзрәт Сәмигуллин, үз чиратында, әлеге вакыйганың зур тарихи әһәмияткә ия булуын, Мәүлид бәйрәме алдыннан ачылуын аеруча куанычлы вакыйга булуын билгеләп үтте.
“Аллаһы Тәгалә безгә бабаларыбыз салган һәм имамлык иткән мәчетне яңадан ачарга насыйп итте. Берара мәчет шактый тузган һәм ташландык хәлдә торды. 2014 елда дәүләт ярдәмендә реставрация эшләре башланды. Татарстан Президенты Рөстәм Нургали улы бу эштә зур ярдәм күрсәтте. Пәйгамбәребез салләәаһү гәләйһи вә сәлләм бер хәдисендә әйтә: ”Кем Аллаһының ризалыгын өмет итеп мәчет кора, Аллаһы ул бәндәсенең урынын җәннәттә итәр”. Аллаһы Тәгалә мәчет төзүчеләргә үзенең әҗер-савапларын мулдан бирсен. Ике дөнья рәхәтен күрергә насыйп итсен!
Мөхтәрәм җәмәгать, без Галиев мәчетенең халкыбызга иман һәм гыйлем нуры биреп торучы бер үзәк булуын телибез. Традицион рухи мирасыбызны, традицион ислам кыйммәтләрен саклап, яклап торучы шушындый тарихи мәчетләр кабат торгызылуга шатланабыз, шөкерләр кылабыз.
Республикабызга Аллаһы Сөбханәһү вә Тәгалә тынычлык, бәрәкәт бирсен, барыбызга да динебез кушканнарны үтәп яшәргә язсын!”, - дип әйтте мөфти хәзрәтләре.
Кунакларның чыгышыннан соң, Татарстанның баш казые Җәлил хәзрәт Фазлыев мәчеткә бәрәкәт, шәһәр халкына иман нуры биреп торучы үзәккә әверелүен сорап дога кылды,тәкъбир әйтелде. Кунакларга ТР МДН эшләгән “Галиев мәчете. Яңарыш тарихы” дип исемләнгән махсус китаплар таратылды. Соңыннан бәйрәм намазы булды.
Белешмә өчен.
Галиев мәчете 1798-1801 елларда Казанның Иске татар бистәсе үзәгендә татар ислам архитектурасының XVIII гасыр классицизмы үрнәгендә төзелә. Ул сәүдәгәр Муса бин Мөслим бин Мамыш әс-Сәрдәви акчасына корылган. Аны шулай ук Муса бай мәчете, Бишенче мәхәллә мәчете, Тихвин урамындагы таш мәчет, Тихвин һәм Печән базары почмагындагы мәчет, Галиев мәчете дип тә йөрткәннәр. Мәчеттә беренче намаз 1800 елда укылган. Проектны башкаручы архитекторның исеме билгесез.
Шырдан авылында туган (хәзерге вакытта Татарстанның Яшел Үзән районына керә) Сәгыйть бин Әхмәт аның беренче имамнарыннан булган. Сәгыйтовлар нәселеннән Бишенче җамигъ мәчетнең соңгы мулласы итеп Мөхәммәтйосыф Габдесаттар углы Сәгыйтов санала. Аңа ярдәмче итеп мәхәллә халкы бай сәүдәгәр М. И. Галиевның улы – күренекле галим һәм педагог-реформатор Галимҗан Барудины сайлый һәм нәтиҗәдә ул мәчет имамы була. Баруди үз янына яңача фикерләүче сәүдәгәрләрне һәм дин әһелләрен туплап, мәхәлләдә яңа ысуллар белән эшләүче зур «Мөхәммәдия» мәдрәсәсен оештыруга ирешә. Ә Галиев мәчете мәхәлләсе Казан татарларының иҗтимагый-сәяси тормыш үзәгенә әверелә.
Әлеге мәчеттә Шиһабетдин Мәрҗани, Габдулла Тукай, Каюм Насыйри, Галимҗан Баруди, Галиәскар Камал, Нәкый Исәнбәт һәм башка бик күп татар халкының мәдәни-мәгърифәти үсешенә өлеш керткән олпат шәхесләре тәрбияләнгән, намаз укыган, дога кылган
Совет чорында мәчет төрле сынауларны уза, 30 елларда манарасы сүтелә, 1992 елга кадәр биредә кунакханә, колхозчы йорты, төрле коммуналь хезмәтләр урнаша. 1992 елда бина мөселманнарга кайтарыла. 1998 елдан биредә Россия ислам университеты эшли. 2014 елга кадәр мәдрәсәнең хатын-кызлар тулай торагы була.









