ТР МДНнең пленум утырышында 2016 ел "Хәнәфи мәзхәбе елы” дип игълан ителде

22 декабрь 2015 ел 13:16
ТР МДНнең пленум утырышында 2016 ел "Хәнәфи мәзхәбе елы” дип игълан ителде

Бүген Казанда Татарстан мөселманнары Диния нәзарәтенең елның соңгы пленум утырышын үткәрде. Җыелышта мөфти Камил хәзрәт Сәмигуллин җитәкчелегендә президиум әгъзалары, район имам-мөхтәсибләре, Казыйлар һәм Голәмәләр шурасы әгъзалары катнашты.

Утырыш башында мөфти Камил хәзрәт чыгыш ясады. Ул җыелган барлык имамнарга дини эшчәнлектәге тырышлыклары өчен рәхмәт сүзләрен җиткерде һәм Мәүлид белән котлады.

“Нәзарәт һәм шәхсән үз исемемнән барыгызны да Мәүлид белән котлыйм! Пәйгамбәребез салләлаһү гәләйһи вә сәлләм сөннәтенә ияргән хәлдә яшәргә насыйп итсен!   Динебезгә хезмәт итүчеләргә рәхмәт сүзләрен җиткерәсе килә. Аллаһы Сөбхәнәһү вә Тәгаләнең рәхим-шәфкате язсын, эшләребезне уң кылсын!”, - дип теләде мөфти.

Шуннан соң нәзарәт тарафыннан төрле юнәлешләрдә ел дәвамында башкарылган эшләргә тукталды, киләчәккә максатларны барлады. Президиуем утырышында 2016 ел “Хәнәфи мәзхәбе елы” дип игълан ителде.

 “Хәнәфи мәзхәбенең асылын  аңлату бик мөһим.  Хәнәфи мәзхәбе мәктәбе ул бабаларыбыз сайлаган юл һәм без бу юлны дәвам итәргә тиеш. Ел кысаларында хәнәфи мәзхәбе галимнәренең китапларын чыгару, төрле конференцияләр үткәрү, республика олимпиадасын уздыру һәм башка эшләрне оештыру каралган”, - дип җиткерде мөфти Камил хәзрәт.

Утырыш мөфти урынбасарлары, нәзарәтнең төрле юнәлешләргә җаваплы әһелләре, район мөхтәсибләре чыгышлары белән дәвам итте.

Сурәт - 1
Сурәт - 2
Сурәт - 3
Дин әһеле
1992 -1998 елларда
Дин әһеле
1998 - 2011 елларда
Дин әһеле
2011 – 2013 елларда
Дин әһеле
2013 елның 17 апрелендә сайланды

Намаз вакытлары

Иртәнге намаз
Кояш чыга
Өйлә намазы
Икенде намазы
Ахшам намазы
Ястү намазы
Яңалыклар архивы