Бу ялларда “Мөхәммәдия” Казан югары мөселман мәдрәсәсендә Мәүлид бәйрәме булды. Чарада мәдрәсә директоры Наил Яруллин, мөгаллимнәр, мәдрәсә шәкертләре катнашты. Бәйрәм Коръән аятьләрен уку белән башланып китте. Мөгаллимнәрнең котлау сүзләре, Мөхәммәд Мостафа салләллаһу галәйһи вәсәлләмнең тормыш юлын искә алу, аның сөннәтен үтәү әһәмиятен чагылдырган чыгышлар белән дәвам итте. Шәкертләр Коръән укып, Аллаһ Илчесен мактап салаватлар әйтт. Чара кысаларында “Мөхәммәд салләллаһу галәйһи вәсәлләмнең шәҗәрәсе” дип исемләнгән бәйгегә нәтиҗә ясадылар, җиңүче командаларны бүләкләделәр. Шунысы игътибарга лаек, Имам Ән-Нәвавиның “40 хәдис” китабын ятлаган 3 шәкерткә иҗәза тапшырылды.
“Мөхәммәдия” мәдрәсәсендә Мәүлид бәйрәменә багышланган чара булды
22 декабрь 2015 ел 15:11
Соңгы яңалыклар
Татарстан Диния нәзарәте мөхтәсибәтләрендә хәзрәтләр Җиңү ветераннарын күчтәнәчләр белән сөендерә
07 май 2025 ел 13:23
Җиңү көне уңаеннан Нәзарәт махсус хәрби операциядә катнашучыларга гуманитар йөк тапшырды
07 май 2025 ел 11:08
Намаз вакытлары
Иртәнге намаз
Кояш чыга
Өйлә намазы
Икенде намазы
Ахшам намазы
Ястү намазы


