Бүген бабаларыбыз ислам кабул иткән Болгарда Татарстан мөселманнары Диния нәзарәте тарафыннан өченче мәртәбә зурлап Мәүлид бәйрәме оештырылды. Пәйгамбәребез Мөхәммәд (с.г.в.) туган көне уңаеннан “Ак мәчет”тә үткәрелгән дини чарада Татарстан мөфтие Камил хәзрәт Сәмигуллин, Татарстан Дәүләт киңәшчесе Минтимер Шәймиев, Россиянең баш мөфтие, шәйхел-Ислам Тәлгать хәзрәт Таҗетдин,Россия мөселманнары Диния нәзарәте рәисе урынбасары Дамир хәзрәт Мөхетдинов катнашты. Россиянең төрле төбәкләре дин әһелләре, республика имамнары, дини уку йортлары мөгаллимнәре, рәсми вәкилләр, мәртәбәле кунаклар җыелды. Шулай ук бәйрәмгә шәкертләр килде.
Иң әүвәл барлык җыелган халык бергәләп мәчеттә өйлә намазын укыды. Намаздан соң Мәүлид бәйрәме уңаеннан котлаулар яңгырады һәм мөнәҗәтләр, салаватлар әйтелде, Пәйгамбәребезгә (с.г.в.) багышланган касыйдә укылды.
“Мәүлид” – туу, туган вакыт мәгънәсен аңлата. Мәүлид кичәсе дөньяга соңгы пәйгамбәр буларак җибәрелгән сөекле Мөхәммәд пәйгамбәр (аңа Аллаһның рәхмәте вә сәламе булса иде) туган көне. Пәйгамбәребезнең (с. г. в.) туган вакыты милади исәпнең 571 нче елына туры килә.
Татарстан мөфтие Камил хәзрәт Сәмигуллин Мәүлид ән-Нәби бәйрәме белән ихластан котлады һәм мәүлиднең дәлилләрен, мөһимлеген аңлатты. “Мәүлид бәйрәмен үткәрүгә кагылышлы күп кенә дәлилләр бар. Пәйгамбәрнең (с.г.в.) дөньяга килүенә шатлык белдерү, Аллаһы Тәгаләнең шул сүзләре буенча тиешле гамәл:
“Ий Мөхәммәд! Кешеләргә Аллаһның юмартлыгы вә рәхмәте илә иңдерелгән Коръән белән сөйлә һәм аларны Коръән белән гамәл кылырга өндә! Коръән иңдерелгән өчен һәм аның белән гамәл кылганнары, Аның рәхмәтләре өчен шатлансыннар!” (10-чы сүрә, “Юныс”, 58 аять).
Аллаһы Тәгалә безгә Үзенең рәхмәтләре өчен шатланырга кушкан, ә Мөхәммәд Пәйгамбәр (с.г.в.) – Аның кешеләргә кылган рәхмәтләренең иң зурысы. Чөнки Раббыбыз шулай дигән: “Ий Мөхәммәд, Без сине галәмнәргә рәхмәт өчен генә җибәрдек” (21-че сүрә, “Пәйгамбәрләр”, 107 аять).
Изге мәүлид вакытында мөселманнар сөекле Пәйгамбәребезне искә алалар, аның могҗизаларын, тормышын бәян итәләр һәм алар белән танышалар. Ә безгә, барча мөселманнарга, Аллаһ Рәсүленең гамәлләре үрнәк. Без мәүлид бәйрәмнәрендә дә менә шул хакта җиткерәбез дә. Бу көндә шатлыгыбызны белдерик, догалар кылыйк, Аллаһы Тәгаләдән әҗер-саваплар сорыйк”, - диде Татарстан мөфтие.



