Чистай районы Нарат-Елга авылында Мәүлид уңаеннан мәҗлес оештырдылар. Чарада Әнәс мәчете имам-хатыйбы Әбүбәкр хәзрәт Азизов, район башлыгының милләтара һәм динара мәсьәләләр буенча урынбасары Госман Хәкимов, авыл җирлеге башлыгы Алмаз Сөнгәтуллин, авыл халкы һәм башка чакырылган кунаклар катнашты.
Гадәттәгечә, бәйрәм Коръән аятьләрен укып башланып китте. Әбүбәкр хәзрәт җыелган халык каршында Мөхәммәд салләлаһү гәләйһи вәсәлләмнең багышланган вәгазен сөйләнде, мәхәллә халкы мөнәҗәтләр укыды һәм Расүлебезгә салаватлар әйтте.






