Яр Чаллы шәһәре “Ак мәчет” мәдрәсәсендә “Хан өстәле” дип аталган бәйге-тамаша үткәрделәр. Анда алты мәдрәсә шәкерте аш-су осталыгында көч сынашты. Бәйгедә катнашучылар жюри хозурына үзләре пешергән аш, икенче ризык, салат, торт тәкъдим иттеләр. Катнашучылар ризык әзерләгән арада тамашачылар белән уеннар оештырылды: токмач санау, бәрәңге әрчү, иң оригиналь пылау, салат, чәй ясау серләре буенча. Бәйгенең җиңүчесе итеп “Ак мәчет” мәдрәсәсенең икенче курс шәкерте Салихов Дилшат сайланды.
“Ак мәчет” мәдрәсәсе шәкертләре аш-су осталыгында көч сынашты
24 декабрь 2015 ел 11:04
Соңгы яңалыклар
Укырга кая барырга? Татарстанның мөселман уку йортларында кабул итү кампаниясе башланды
25 июнь 2025 ел 09:02
Татарстан Мөфтие урынбасары Санкт-Петербургта Бөтенроссия фәнни-гамәли конференциясендә чыгыш ясады
24 июнь 2025 ел 13:59
Намаз вакытлары
Иртәнге намаз
Кояш чыга
Өйлә намазы
Икенде намазы
Ахшам намазы
Ястү намазы


