Әлмәтнең Зиннур мәчетендә Мәүлид ән-Нәби бәйрәмен билгеләп үттеләр. 15 еллык тарихка ия мәчеттә әлеге бәйрәм ел да үткәрелә. Быел да мәҗлес үзенә күп кенә халыкны җыйды. Зиннур мәчете имам-ахтыйбы Азат хәзрәт Хәмитов Коръән аятьләрен укып бәйрәмне ачып җибәрде һәм Пәйгамбәребез Мөхәммәд салләлаһү гәләйһи вәсәлләмнең яшәеше, холкы турында сөйләде.
“Аллаһ Расүле салләлаһү гәләйһи вәсәлләм юмарт, киң күңелле, күркәм холкыклы, сабыр булган. Әлеге сыйфатлар Пәйгамбәребездә иң камил дәрәҗәдә була. Нәкъ менә шундый кеше безгә Изге Коръән, ислам кыйммәтләрен җиткерә. Пәйгамбәребезнең хәдисләре, нәсыйхәтләре безне Аллаһ кушкан юлдан барырга, бер-беребезгә карата игелекле, миһербанлы шәфкатьле булырга чакыра”, - дип сөйләде Азат хәзрәт.
Якшәмбе курсларында белем алучы мәхәллә халкы Коръән аятьләре укыды, сөекле Расүлебезгә багышланган шигырьләр һәм мөнәҗәтләр башкарды.






