"Шура"ның яңа саны дөнья күрде

24 декабрь 2015 ел 13:26
"Шура"ның яңа саны дөнья күрде

«Шура» альманахының унберенче саны дөнья күрде. Татарстан мөфтие Камил хәзрәт Сәмигуллин мөхәррирлегендә чыгучы әлеге басма махсус имамнар өчен әзерләнә һәм республика дин әһелләренә таратыла.  256 битлек булып чыгучы журналны шулай ук, «Хузур» нәшрият йорты кибетләреннән алырга мөмкин.

Бу санда “ДАИШ ислам түгел”, “Изге гамәлләрнең файдасы”, “Рәҗәб ае һәм аның фазыйләтләре” һәм башка темаларга вәгазьләр урнаштырылган. Дин гыйлеменә кагышлы язмалар урын алган. Моннан тыш дини тарихыбызны, мирасыбызны чагылдырган мәкаләләр туплап бирелгән. Курсави Габденнасыйр, Аллаһияр, Әхмәт Ясәви, Сөләйман Бакыргани, Габдерәхим Утыз Имәни, Кол Мөхәммәд бине Солтанбәк кебек шәхесләрнең рухи мирасы белән танышырга мөмкин.

Шулай ук “Кәбисә елны никах үткәрергә ярыймы?”, “Ватык савыт кулланырга ярыймы?”, “Намаздан үз иркең белән чыгу фарызмы (мәҗбүриме)?” кебек көнкүреш тормышка кагылышлы сорауларның җаваплар тәкъдим ителгән. 

Дин әһеле
1992 -1998 елларда
Дин әһеле
1998 - 2011 елларда
Дин әһеле
2011 – 2013 елларда
Дин әһеле
2013 елның 17 апрелендә сайланды

Намаз вакытлары

Иртәнге намаз
Кояш чыга
Өйлә намазы
Икенде намазы
Ахшам намазы
Ястү намазы
Яңалыклар архивы