«Шура» альманахының унберенче саны дөнья күрде. Татарстан мөфтие Камил хәзрәт Сәмигуллин мөхәррирлегендә чыгучы әлеге басма махсус имамнар өчен әзерләнә һәм республика дин әһелләренә таратыла. 256 битлек булып чыгучы журналны шулай ук, «Хузур» нәшрият йорты кибетләреннән алырга мөмкин.
Бу санда “ДАИШ ислам түгел”, “Изге гамәлләрнең файдасы”, “Рәҗәб ае һәм аның фазыйләтләре” һәм башка темаларга вәгазьләр урнаштырылган. Дин гыйлеменә кагышлы язмалар урын алган. Моннан тыш дини тарихыбызны, мирасыбызны чагылдырган мәкаләләр туплап бирелгән. Курсави Габденнасыйр, Аллаһияр, Әхмәт Ясәви, Сөләйман Бакыргани, Габдерәхим Утыз Имәни, Кол Мөхәммәд бине Солтанбәк кебек шәхесләрнең рухи мирасы белән танышырга мөмкин.
Шулай ук “Кәбисә елны никах үткәрергә ярыймы?”, “Ватык савыт кулланырга ярыймы?”, “Намаздан үз иркең белән чыгу фарызмы (мәҗбүриме)?” кебек көнкүреш тормышка кагылышлы сорауларның җаваплар тәкъдим ителгән.



