Татарстан мөфтие Камил хәзрәт Сәмигуллин Россиянең көнчыгышында – Чита шәһәрендә урнашкан тарихи мәчетне реставрациядән соң ачуда катнашты. Әлеге чарада шулай ук Россия мөфтиләр советы рәисе Рушан Аббясов, Байкал аръягы төбәге мөфтие Ришат хәзрәт Сәйдәшев, шулай ук Рус православ чиркәве һәм Будда традицион гыйбадәтханәсе вәкилләре катнашты.
Татарстан мөфтие Камил хәзрәт Байкал төбәге мөселманнарын мәчет ачылышы белән котлады. “Бүген Байкал төбәге мөселманнары өчен бик мөһим көн. Мәчетләр төзү бик зур һәм изге эш. Раббыбыз төбәктә яшәүчеләргә бәрәкәт, тынычлык бирсен, мөселманнар өммәтенә гыйлемле, нык булырга язсын”, - дип теләде. Мәчетнең имам-хатыйбы, төбәк мөфтие Ришат хәзрәт Сәйдәшевка чигелгән чапан бүләк итте. Шулай ук Татарстан мөфтие яңа ачылган мәчеттә җомга намазын уздырды.
Мәчетнең имам-хатыйбы, төбәк мөфтие Ришат хәзрәт Сәйдәшев үз чиратында мәчетне төзекләндерүгә ярдәм күрсәткән өчен Татарстан Президенты Рөстәм Миңнехановка рәхмәт белдерде.
Мәчет ачылышыннан соң Татарстан делегациясе будда дине вәкилләре чакыруы буенча аларның гыйбадәтханәсендә очрашуда катнашты.
Белешмә.
Чита шәһәре мәчете бинасы 1906-1907 елларда шәһәр архитекторы Федор Пономарев проекты буенча төзелгән. 1913 елда аның икенче катында рус-татар мәктәбе эшли. 30 елларда мәчет һәм мәктәп ябыла. 1992 елда Чита мәчете мөселманнарга кире кайтарылды.



















