Татарстан мөфтие Камил хәзрәт Байкал төбәге мөселманнарын мәчет ачылышы белән котлады

25 декабрь 2015 ел 10:41
Татарстан мөфтие Камил хәзрәт Байкал төбәге мөселманнарын мәчет ачылышы белән котлады

Татарстан мөфтие Камил хәзрәт Сәмигуллин Россиянең көнчыгышында  – Чита шәһәрендә урнашкан тарихи мәчетне реставрациядән соң ачуда катнашты. Әлеге чарада шулай ук Россия мөфтиләр советы рәисе Рушан Аббясов, Байкал аръягы төбәге мөфтие Ришат хәзрәт Сәйдәшев, шулай ук  Рус православ чиркәве һәм Будда традицион гыйбадәтханәсе вәкилләре катнашты.

Татарстан мөфтие Камил хәзрәт Байкал төбәге мөселманнарын мәчет ачылышы белән котлады. “Бүген Байкал төбәге мөселманнары өчен бик мөһим көн. Мәчетләр төзү бик зур һәм изге эш. Раббыбыз төбәктә яшәүчеләргә бәрәкәт, тынычлык бирсен, мөселманнар өммәтенә гыйлемле, нык булырга язсын”, - дип теләде. Мәчетнең имам-хатыйбы, төбәк мөфтие Ришат хәзрәт Сәйдәшевка чигелгән чапан бүләк итте. Шулай ук Татарстан мөфтие яңа ачылган мәчеттә җомга намазын уздырды.

Мәчетнең имам-хатыйбы, төбәк мөфтие Ришат хәзрәт Сәйдәшев үз чиратында мәчетне төзекләндерүгә ярдәм күрсәткән өчен Татарстан Президенты Рөстәм Миңнехановка рәхмәт белдерде.

Мәчет ачылышыннан соң Татарстан делегациясе будда дине вәкилләре чакыруы буенча аларның гыйбадәтханәсендә очрашуда катнашты. 

Белешмә.

Чита шәһәре мәчете бинасы 1906-1907 елларда шәһәр архитекторы Федор Пономарев проекты буенча төзелгән. 1913 елда аның икенче катында рус-татар мәктәбе эшли. 30 елларда мәчет һәм мәктәп ябыла. 1992 елда Чита мәчете мөселманнарга кире кайтарылды. 

Сурәт - 1
Сурәт - 2
Сурәт - 3
Сурәт - 4
Сурәт - 5
Сурәт - 6
Сурәт - 7
Сурәт - 8
Сурәт - 9
Сурәт - 10
Сурәт - 11
Сурәт - 12
Сурәт - 13
Сурәт - 14
Сурәт - 15
Дин әһеле
1992 -1998 елларда
Дин әһеле
1998 - 2011 елларда
Дин әһеле
2011 – 2013 елларда
Дин әһеле
2013 елның 17 апрелендә сайланды

Намаз вакытлары

Иртәнге намаз
Кояш чыга
Өйлә намазы
Икенде намазы
Ахшам намазы
Ястү намазы
Яңалыклар архивы