Кичә Лаеш районы Хәерби авылында яңа мәчет ачылды. Ачылу тантанасында район башлыгы Михаил Афанасьев һәм мөфти урынбасары Рөстәм хәзрәт Хәйруллин катнашты. Яңа мәчетне 100 еллык мәчет янәшәсендә төзегәннәр. Район башлыгы Михаил Афанасьев әйтүенчә, әлеге тарихи бинада мәдрәсә урнашачак.
“Бүген барлык лаешлылыра өчен мөһим чара. Әлеге мәчетнең төзелешенә үз өлешләрен керткән һәр кешегә рәхмәтемне белдерәм. Изге эшләребез дәвамлы булсын, куйган максатларыбызга ирешер өчен ил-көннәребездә тынычлык хөкем сөрсен!”, - дип әйтте район башлыгы.
Рөстәм хәзрәт Хәйруллин Лаеш халкын Татарстан мөфтиен Камил хәзрәт Сәмигуллин исеменнән сәламләде һәм тәбрикләү сүзләрен җиткерде.
“Мәчет төзеткән кешеләрнең җәннәтә үз йорты булыр дип әйтте Аллаһ Тәгалә. Бүген мәчетләребез гыйбадәт кылу урыны гына түгел, ә дини-мәдәни үзәк тә булып тора”, - дип билгеләде Рөстәм хәзрәт.
Чара барышында мәчет төзелешенә үз өлешләрен кертүче иганәчеләргә рәхмәт хатлары тапшырдылар.












