Хәерби авылында мәчет ачылды

25 декабрь 2015 ел 11:20
Хәерби авылында мәчет ачылды

Кичә Лаеш районы Хәерби авылында яңа мәчет ачылды. Ачылу тантанасында район башлыгы Михаил Афанасьев һәм мөфти урынбасары Рөстәм хәзрәт Хәйруллин катнашты. Яңа мәчетне 100 еллык  мәчет янәшәсендә төзегәннәр. Район башлыгы Михаил  Афанасьев әйтүенчә, әлеге тарихи бинада мәдрәсә урнашачак.

“Бүген барлык лаешлылыра өчен мөһим чара. Әлеге мәчетнең төзелешенә үз өлешләрен керткән һәр кешегә рәхмәтемне белдерәм. Изге эшләребез дәвамлы булсын,  куйган максатларыбызга ирешер өчен ил-көннәребездә тынычлык хөкем сөрсен!”, - дип әйтте район башлыгы.

Рөстәм хәзрәт Хәйруллин Лаеш халкын Татарстан мөфтиен Камил хәзрәт Сәмигуллин исеменнән сәламләде һәм тәбрикләү сүзләрен җиткерде.

“Мәчет төзеткән кешеләрнең җәннәтә үз йорты булыр дип әйтте Аллаһ Тәгалә. Бүген мәчетләребез гыйбадәт кылу урыны гына түгел, ә дини-мәдәни үзәк тә булып тора”, - дип билгеләде Рөстәм хәзрәт.

Чара барышында мәчет төзелешенә үз өлешләрен кертүче иганәчеләргә рәхмәт хатлары тапшырдылар.

Сурәт - 1
Сурәт - 2
Сурәт - 3
Сурәт - 4
Сурәт - 5
Сурәт - 6
Сурәт - 7
Сурәт - 8
Дин әһеле
1992 -1998 елларда
Дин әһеле
1998 - 2011 елларда
Дин әһеле
2011 – 2013 елларда
Дин әһеле
2013 елның 17 апрелендә сайланды

Намаз вакытлары

Иртәнге намаз
Кояш чыга
Өйлә намазы
Икенде намазы
Ахшам намазы
Ястү намазы
Яңалыклар архивы