2015 ел Татарстан мөселманнары Диния нәзарәте тарафыннан “Татар дин галимнәре елы” буларак игълан ителгән иде. Шул уңайдан Кукмара мөхтәсибәтендә төрле чаралар уздырылды. Шуларның берсе Кукмара мәдрәсәсендә булды. Декабрь ае дәвамында мәдрәсәдә һөнәри белем алучылар һәм мәдрәсә каршында эшләп килүче якшәмбе мәктәбе укучылары катнашында викториналар үткәрелде. Шәкертләр татар дин галимнәре тормышына, аларның мирасына багышланган сорауларга җавап бирделәр, шулай ук алдан әзерләнгән вәгазь-презентацияләре белән дә чыгыш ясадылар. Һәр викторина ахырында мөгаллимнәр нәтиҗә ясап призлы урын алучыларга бүләкләр тапшырды. Чараларның мул ризыклы табын алдында тәмамлануы да шәкертләрнең күңеленә хуш килде.
Кукмара мәдрәсәсендә ел дәвамында дини викториналар оештырдылар
25 декабрь 2015 ел 11:50
Соңгы яңалыклар
Татарстан Мөфтиенең Идел буе Болгар дәүләтендә исламны рәсми рәвештә кабул итү көне уңаеннан мөрәҗәгате
21 май 2025 ел 08:25
Болгар ислам академиясе 2025/2026 уку елына магистратура һәм докторантура программалары буенча документлар кабул итә
20 май 2025 ел 15:21
Намаз вакытлары
Иртәнге намаз
Кояш чыга
Өйлә намазы
Икенде намазы
Ахшам намазы
Ястү намазы


