Бүген Мәскәүдә Россия мөселман эшкуарлары ассоциациясенең “Уңышлар һәм киләчәккә планнар” исемле беренче еллык корылтае уза. Чарада Татарстан мөфтие урынбасары Рөстәм хәзрәт Хәйруллин, Татарстанның баш казые Җәлил хәзрәт Фазлыев катнаша, шулай ук ислам кануннарын күздә тотып Россиядә эре, урта һәм кече эшмәкәрлек белән шөгыльләнүчеләр, дәүләт вәкилләре, җәмәгать эшлеклеләре катнаша.
Ачылу тантанасы Мәскәүдәге “St.Regis Москва Никольская” отелендә үтә. Программада спикерлар чыгышы, эшлекле клуб әгъзаларының утырышы һәм яңартылган Җәмигъ мәчетендә булу планлаштырыла.




