Мамадыш мәдрәсәсендә Пәйгамбәребезгә багышланган кичә узды

25 декабрь 2015 ел 13:54
Мамадыш мәдрәсәсендә Пәйгамбәребезгә багышланган кичә узды

Мамадыш мәдрәсәсендә Мөхәммәд Пәйгамбәргә (с.г.в.) багышланган кичә үткәрелде. Кичәне оештыруда шәһәребезнең “Ак калфак” оешмасы да катнашты. Әлеге чарада  мәдрәсәнең кичке бүлегендә белем алучы шәкертләр, мәдрәсәне тәмамлаган апалар, абыстайлар, хәзрәтләр, җирлектә яшәүче мөселманнар катнашты.

Кичәне мәдрәсә директоры Габдрахман хәзрәт Коръән укып ачып җибәрде. Сәламләү сүзе район имам-мөхтәсибе Илһам хәзрәт Миннегалиевка бирелде. Кичә барышында районның имамнары, абыстайлары,  мәдрәсә мөгаллимнәре Пәйгамбәребезгә багышланган вәгазьләр сөйләделәр, викторинада катнаштылар. Чара чәй табыны артында тәмамланды.

Дин әһеле
1992 -1998 елларда
Дин әһеле
1998 - 2011 елларда
Дин әһеле
2011 – 2013 елларда
Дин әһеле
2013 елның 17 апрелендә сайланды

Намаз вакытлары

Иртәнге намаз
Кояш чыга
Өйлә намазы
Икенде намазы
Ахшам намазы
Ястү намазы
Яңалыклар архивы