27 декабрьдә Кама Тамагы районы җәмигъ мәчетендә Мәүлид мәҗлесе уздырдылар. Бәйрәмдә Коръән сүрәләре укылды, районыбыз мөслимәләре, мәчет каршындагы курсларда белем алучылар Пәйгамбәребез Мөхәммәд салләлаһү гәләйһи вә сәлләмгә салаватлар әйтте. Остазыбыз Фәридә Рәмиева Пәйгәмбәребез тормышы, аның югары әхлагы турында сөйләде. Остабикәләр Гөлсинә Ганиева һәм Нурания Исмәгыйлева Пәйгамбәребезгә багышланган мөнәҗәтләр башкарды. Рафика Хәйруллина Мәүлидне бәйрәм итү хакында дин галимнәре китергән дәлилләрне искәртте. Барыбызга да Раббыбыз тарафыннан олуг рәхмәт итеп җибәрелгән Мөхәммәд Мостафа салләлаһү гәләйһи вә сәлләмнең туган көнен билгеләп үтү күңелләребезне нечкәртте, аның сөннәте буенча яшәп, динебезне үстереп бу дөньяда да, ахыйрәттә әҗер-савапларга ирешергә насыйп булсын.
Кама Тамагы мөхтәсибәте




