25 декабрьдә Алабуганың җәмигъ мәчетендә Пәйгамбәребез Мөхәммәд (с.г.в.) тормыш юлына багышланган “Пәйгамбәрләр мөһере” дип исемләнгән интеллектуаль бәйге булды. Чарада Алабуга, Түбән Кама, Яр Чаллы, Мамадыш мөхтәсибәтләре командалары көч сынашты. Катнашучыларга бик тә кызыклы һәм мавыктыргыч сораулар әзерләнгән иде. Нәтиҗәдә, тирән гыйлемнәрен күрсәтеп Түбән Кама командасы җиңү яулады. Алабуга шәһәре һәм районы имам-мөхтәсибе Хәлим хәзрәт Шамсутдинов барлык катнашучыларга зур рәхмәтен җиткерде һәм җиңүчеләргә истәлекле бүләкләр тапшырды.
Рабиг әл-әүвәл ае дәвамында Пәйгамбәребезгә багышланган күркәм чаралар республиканың башка районнарыда да үткәрелә. Аерым алганда, үткән атнада Әтнә, Чирмешән, Кайбыч мөхтәсибәтләре, Казанның Кабан арты мәчете Мәүлид уңаеннан мәхәллә халкын җыеп кичәләр оештырды.
Мөхтәсибәтләрдә Мәүлид уңаеннан күркәм чаралар дәвам итә
28 декабрь 2015 ел 14:38
Соңгы яңалыклар
Нәзарәтнең онлайн-мәдрәсәсендә бөтен дөнья буенча 137 000 гә якын кеше белем алды
23 гыйнвар 2025 ел 10:00
2024нче елда Darul-Kutub.com онлайн-китапханәсе фонды “яңа” 230 борынгы китапка баеды
22 гыйнвар 2025 ел 12:26
Намаз вакытлары
Иртәнге намаз
Кояш чыга
Өйлә намазы
Икенде намазы
Ахшам намазы
Ястү намазы


