Татарстан мөселманнары Диния нәзарәте Пленумы карары нигезендә нәзарәт бүлекләре эшчәнлеген нәтиҗәлерәк итү максатыннан Казанда 4 мөхтәсибәт булдырырга килешенде.
23-25 декабрь көннәрендә Казанда имамнарның җыелышлары үткәрелде. Җыелышта Авиатөзелеш һәм Яңа-Савин районнары мөхтәсибе булып Фәнис хәзрәт Зарипов, Вахитов һәм Идел буе районы мөхтәсибе - Мансур хәзрәт Җәләлетдинов, Совет районы мөхтәсибе - Нияз хәзрәт Закиров, Киров һәм Мәскәү районнары мөхтәсибе итеп Илдар хәзрәт Баязитов сайланды.




