Бүген Татарстан мөфтие Камил хәзрәт Сәмигуллин Арча районыннан Сабага юл тотты. Биредә ул үзәк мәчеттә уздырылган имамнар җыелышында катнашты. Шулай ук очрашуда район башлыгы Рәис Миңнеханов, мөфти урынбасары Рөстәм хәзрәт Хәйруллин, баш казый Җәлил хәзрәт Фазлыев, район имам-мөхтәсибе Айнар хәзрәт Әхмәтов булды.
Әлеге җыелышта сүз мәхәлләләр эшчәнлеге турында барды.
Камил хәзрәт имамнарга дини эшчәнлек алып барулары өчен нәзарәт исеменнән рәхмәт белдерде, Мәүлид белән котлады. Якын киләчәктәге планнар белән таныштырды, иҗтимагый һәм дини вәзгыять хакында аңлатты.
Җыелыш ахырында имамнар үзләрен борчыган сораларны җиткерделәр.



