Бүген Татарстан мөфтие Камил хәзрәт Сәмигуллин эшлекле сәфәр белән Бөгелмә районында. Иртән ул Карабаш бистәсендә 19 гасыр ахырында төзелгән мәчеттә булды. Биредә мөфти хәзрәтләре район имамнары белән аралашты. Бөгелмә имамнары Камил хәзрәт белән дини вәзгыять хакында сөйләште һәм мәхәлләләрендә ел дәвамында алып барылган эш нәтиҗәләре белән бүлештеләр. Мөфти аерым уңышларга ирешкән имамнарга рәхмәт хатлары тапшырды. Шулай ук мөфти имамнарны Мәүлид бәйрәме белән котлады.
- Мәүлид - Аллаһ Рәсүле дөньяга килүгә ихлас күңелдән шатлануны белдерә торган вакыт. “Мәүлидне олылаган һәр кеше ислам диненең җанлануына ярдәм итә”, – дип әйткән дин белгечләре. Барчабызга да Аллаһы Сөбхәнәһү вә Тәгаләнең рәхим-шәфкате язсын! Өммәтебезгә Пәйгамбәребез салләлаһү гәләйһи вә сәлләмнең сөннәтенә ияргән хәлдә яшәргә насыйп итсә иде! Амин! - ди әйтте мөфти хәзрәтләре.
Очрашу кысаларында ТР МДН вәкилләре хәзрәтләргә күптән түгел “Хузур” нәшрият йорты яңа татар әдәби теленә күчереп бастырган “Карабаш тәҗвиде” китабын бүләк иттеләр. “Карабаш тәҗвиде”н имам Габдрахман Карабаши язган. Бу китап татар халкының чит илләрдә-җирләрдә таралган һәм төрки халыкка Коръәнне укырга өйрәнергә булышкан рухи мирас ядкаре булып тора. Анда тәҗвид кагыйдәләре кыскача аңлатыла.
5000ләп кеше яши торган зур бистәнең иске мәчетен имамы Илгиз хәзрәт Мирзаянов мәчетнең чал тарихы белән дә таныштырды.
“Иске мәчет заманында клубка әйләндерелгән булган, аннары ул кабат төзекләндерелгән, манарасы куелган. Бүгенге көндә 1904 елды төзелгән мәчет, Аллага шөкер, эшләп килә”, - дип белдерде Илгиз хәзрәт.
Бүген районда 15 мәчет эшли. Бөгелмәнең үзендә шулай ук бер мәчет төзелеп килә. Районның тарихы бай һәм горурланырга җирлек бар. Беренче җәдитчә мәдрәсә дә бирелә ачыла, революциягә кадәр чыккан иң мәшһүр китапларның берсе булган “Карабаш тәҗвиде” китабының авторы Габдрахман Карабаши бу төбәкнең данын еракларга таратты”, - дип сөйләде Рөстәм хәзрәт Хәйруллин һәм мөхтәсибәтнең эшчәнлеге турында да бәян итте.
Сәфәр барышында мөфти Камил хәзрәт Сәмигуллин Бөгелмә хакимиятендә район башлыгы ЛинарЗакиров белән очрашты. Ике як үзара хезмәттәшлек һәм мөхтәсибәтнең бүгенге хәле турында фикер алышты. Соңыннан истәлекле бүләкләр бирештеләр.




