31 декабрьдә Буа мөхтәсибәтендә шәһәр һәм авыл имамнарының елга йомгак ясау җыелышы булып узды. Җыелышта имам-мөхтәсиб Илмир хәзрәт Хәсәнов 2015 елга хисаб тотты, үткән чараларның ни кадәр әһәмиятле булуы турында сөйләде. Чараларда катнашып килгән һәм ел ахырында гошер садакаларын җыйган авыл имамнарына Илмир хәзрәт бик зур рәхмәтен белдерде һәм мөхтәсибәт исеменнән бүләкләр, рәхмәт хатлары тапшырды. Чара Фәһим хәзрәт Сөләйманов, Линур хәзрәт Сабирҗанов, Абдуррәхим хәзрәт Сәетморадов, мәдрәсәнең мөдир ярдәмчесе Абдуррәүф хәзрәт Хисмәтуллин чыгышлары белән дәвам итте.
Чара ахырында Яңа Суыксу имамы Харис хәзрәт Җамалетдинов ил-көннәребезгә хәерле дәвамлыклар бирсен диеп, дога кылып мәҗелесне тәмамлады.




