Яр Чаллы шәһәре "Ак мәчет" мәдрәсәсендә читтән торып укучылар арасында брейн-ринг уены үтте. Иң элек килгән кунакларны һәм катнашучыларны сәламләп, имам-хатыйб, мәдрәсә директоры Рөстәм хәзрәт Шәйхевәлиев чыгыш ясады.
Катнашучылар ике командага бүленешеп ярыштылар. Төркемнәрнең исеме "Сөембикә сеңелләре" һәм "Мөҗтәһидә" дип аталды. Әлеге зур чара аз гына өстенлек белән "Сөембикә сеңелләре" командасының җиңүе белән тәмамланды. Катнашучыларга "Ак мәчет" мәдрәсәсе тарафыннан бүләкләр тапшырылды.







