10 гыйнварда Түбән Кама мөхтәсибәтенең Җәмигъ мәчетендә балалар өчен “Безнең яраткан Пәйгамбәребез” дигән викторина үткәрелде. Интеллектуаль бәйгедә 15 яшькә кадәр 100 якын бала катнашты.
Бәйгедә яңгыраган сораулар Пәйгамбәребез Мөхәммәд салләлаһү гәләйһи вә сәлләмгә, сәхәбәләргә һәм ислам тарихына бәйле иде. Балалар зур әзерлек күрсәтте һәм һәр яшь категориясендә өч призлы урын билгеләнде. Җиңүчеләргә кыйммәтле бүләкләр тапшырылды.




