Кышкы ялларда Чирмешән мөхтәсибәтенең үзәк мәчетендә балалар өчен мөселман лагере эшләде. Мәүлид аенда уздырылганга күрә, алты көн дәвамында балалар Пәйгамбәребез Мөхәммәд салләлаһү гәләйһи вә сәлләмнең тормыш юлын өйрәнде, сөннәте турында яңа белем туплады һәм күркәм сыйфатларын барлады. Соңгы көнне “Иң тәрбияле” һәм “Пәйгамбәребез тормышын иң яхшы белүче” номинацияләрендә җиңүчеләрне бүләкләделәр. Программада күңел ачу чаралары да каралаган иде.
Чирмешәндә кышкы мөселман лагере эшләде
11 гыйнвар 2016 ел 09:39
Соңгы яңалыклар
Мөфти РФ мөселманнары Диния Нәзарәтенең Халыкара мөселман форумында катнашты
15 декабрь 2025 ел 13:33
Мәрҗани мәчетендә мәчет каршындагы курслар кысаларында татар теле дәресләрен оештыру буенча җыелыш узды
12 декабрь 2025 ел 10:24
Чаллыда балалар арасында 27нче Республикакүләм Коръән укучылар бәйгесе узачак
11 декабрь 2025 ел 15:15
Намаз вакытлары
Иртәнге намаз
Кояш чыга
Өйлә намазы
Икенде намазы
Ахшам намазы
Ястү намазы










