Кышкы ялларда Чирмешән мөхтәсибәтенең үзәк мәчетендә балалар өчен мөселман лагере эшләде. Мәүлид аенда уздырылганга күрә, алты көн дәвамында балалар Пәйгамбәребез Мөхәммәд салләлаһү гәләйһи вә сәлләмнең тормыш юлын өйрәнде, сөннәте турында яңа белем туплады һәм күркәм сыйфатларын барлады. Соңгы көнне “Иң тәрбияле” һәм “Пәйгамбәребез тормышын иң яхшы белүче” номинацияләрендә җиңүчеләрне бүләкләделәр. Программада күңел ачу чаралары да каралаган иде.
Чирмешәндә кышкы мөселман лагере эшләде
11 гыйнвар 2016 ел 09:39
Соңгы яңалыклар
Татарстан Диния нәзарәте мөхтәсибәтләрендә хәзрәтләр Җиңү ветераннарын күчтәнәчләр белән сөендерә
07 май 2025 ел 13:23
Җиңү көне уңаеннан Нәзарәт махсус хәрби операциядә катнашучыларга гуманитар йөк тапшырды
07 май 2025 ел 11:08
Намаз вакытлары
Иртәнге намаз
Кояш чыга
Өйлә намазы
Икенде намазы
Ахшам намазы
Ястү намазы











