Мөбарәк Мәүлид аеның ахыргы көннәрендә Аксубай үзәк китапханәсендә районның актив абыстайлары катнашында ошбу айга багышланган бәйрәм үткәрелде. Рәсүлебезнең үрнәк әдәп-әхлагы һәм тормышы хакында сөйләнелде, күргәзмә оештырылды. Киләсе очрашуны мөслимәләр район күләмендә вәгазь кичәсе буларак үткәрергә килештеләр.
Шулай ук Аксубай мөхтәсибәтендә “Мин Пәйгамбәремне яратам” исемле викторина да булды. Бу 1нче урынны - Хабибрахманова Сафия, 2 нче урынны -Моратшина Ләйлә һәм Шаязданова Илсинә бүлештеләр, 3 нче урынга-Бударагина Диана лаек булды. Җиңүчеләр һәм катнашучылар призлар оттылар, акчалата бүләкләнделәр.






