Бүген Татарстанның баш казые Җәлил хәзрәт Фазлыев җитәкчелегендә Казыйлар шурасының утырышы булды. Быелгы беренче җыелышта шулай ук мөфти урынбасары Рөстәм хәзрәт Хәйруллин һәм төбәк казыйлары катнашты.
Очрашуда еллык җыелыш планы төзелде һәм халыктан килеп ирешкән гаилә мәсьәләләренә кагылышлы сораулар каралды. 8 февральдә Ютазы мөхтәсибәтендә Казыйлар шурасының киңәйтелгән утырышы булуы турында килешенде, оештыру мәсьәләләре ачыкланды.




